Министрлыкның урман хуҗалыгы музеенда Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар өчен экскурсияләр сериясе башланып китте. Бүген музей экспозициясе белән Питрәч районының Ф.А.Сафин исемендәге Шәле урта мәктәбенең "Яшь урманчылар" берләшмәсендә тәрбияләнүче балалар танышты. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм хәзерге торышы, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге юнәлешләре, Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше һәм башкалар турында сөйләде.
"Мин мәктәп урманчылыгында катнашам, чөнки табигатьне, шул исәптән аны фотога төшерергә бик яратам. Без төрле табигать саклау акцияләрендә һәм конкурсларда катнашабыз, узган ел, әйтик, мин Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетында булдым, – дип сөйләде 9 нчы сыйныф укучысы Илназ Җәләлиев. – Миңа урман хуҗалыгы музеенда бик ошады, мин тармак турында күп яңалык белдем".