ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Актаныш, Минзәлә һәм Азнакай районнарында булды.

Актаныш районында министр "Минзәлә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Актаныш кишәрлеге урманчылыгы эшенә бәйле киңәшмәдә катнашты. Чара район администрациясе бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев, "Минзәлә урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Айдар Хәлиуллин, район башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында Актаныш кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләрен алып бару, федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Минзәлә районына килгәч, Равил Кузюров муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов белән очрашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча эшләр башкару һәм 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук министр "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" темасына "Минзәлә урманчылыгы" ДКУ һәм "Минзәлә урман хуҗалыгы" ДБУ җыелышын уздырды. Утырыш Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йорты базасында узды.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады. Ул, 2019 елда урманчылык территориясендә 154,5 га мәйданда – урманнарны торгызу, 1,4 мең га – урман культураларын агротехник карау, 246 га – аларны эстәп утырту, урман питомнигында 1,1 га орлык чәчү эшләре башкарылуы турында сөйләде. Төп урман барлыкка китерүче токымнарның 710 кг орлыгы әзерләнгән һәм 2,1 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән. 

Федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 900 мәртәбә патрульлек уздырылган, административ хокук бозулар турында 39 беркетмә төзелгән һәм урман законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 22 кисәтү бирелгән.

Урманны карау һәм санитар кисүләр 281,5 га мәйданда башкарылган, шул исәптән яшь үсентеләрне карау өчен кисүләр – 172 га.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров җыелучыларга узган елда фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен урман законнарын бозу очракларын ачыклау һәм кисәтүне контрольдә тотуны көчәйтергә, урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлеккә һәм санитар-савыктыру чараларына аерым игътибар бирергә өндәде.

Азнакай районында Равил Кузюров шулай ук муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты һәм район хакимияте бинасында узган "Азнакай урманчылыгы" ДКУ һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ җыелышында катнашты. 2019 елгы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин сөйләде. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урманчылык территориясендә 71 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 15 га саклагыч урман утыртмаларына нигез салынган, 688 га урман культураларын агротехник карау эшләре башкарылган.

Санитар-савыктыру чаралары 242,5 га мәйданда үткәрелгән, шуларның 68 га – сайланма-санитар кисүләр, 80 га – ликвид булмаган агачларны җыю.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров стандарт утырту материалы үстерү, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр буенча йөкләмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International