Кама урманчылыгының участок урманчысы Шомбыт урта мәктәбендә парламент дәресен үткәрүдә катнашты

2020 елның 14 феврале, җомга

Балык Бистәсе муниципаль районының Шомбыт урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Традицияләрне саклап, киләчәк ясыйбыз" дигән темага Татар АССР төзелүгә 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган парламент дәресе узды. Дәресне Шомбыт авыл җирлеге башлыгы Николай Сергеев һәм ТР "Кама урманчылыгы" ДКУ Шомбыт кишәрлеге урманчылыгы участок урманчысы Рифкать Исмәгыйлев үткәрде.

Дәрес барышында Николай Сергеев һәм Рифкать Исмәгыйлев укучыларга Татар АССРның барлыкка килүе һәм үсеш тарихы, Бөек Ватан сугышының барышы, аның нәтиҗәләре, югалтулар һәм җимергеч нәтиҗәләре турында сөйләде.

"Туган як тарихын, аның үсешенә өлеш кертүчеләрнең исемнәрен, шулай ук сугыш геройларының гаҗәеп батырлыкларын белү мөһим. Үткәннәрне белмичә, киләчәкне төзеп булмый. Республикабызның һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә сездән тора", – дип билгеләп үтте дәрес ахырында участок урманчысы Рифкать Исмәгыйлев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International