"Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина умартачылык үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәдә катнашты

2020 елның 14 феврале, җомга

Кичә, 13 нче февральдә, Зәй муниципаль районының Сәвәләй авылында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашты.

Семинар-киңәшмә барышында умарталыкны оештыру, бал кортларының биологиясе, бал кортлары авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чарада доклад белән "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе-урманчысы Ирина Забродина чыгыш ясады. Ул урман фондында җир кишәрлекләрен арендага һәм түләүсез нигездә файдалануга бирү үзенчәлекләре, урманнардан файдалану турында хисаплар, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International