Зәй урманчысы «Ручеек» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

ТР «Зәй урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Кушник кишәрлеге урманчысы Александр Бычков Түбән Кама муниципаль районының Иске Чишмә «Ручеек» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес үткәрде. Дәрес барышында Александр Бычков балаларны урманнарның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, шулай ук урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

Моннан тыш, «Урманда үзеңне ничек тотарга» дигән уен-викторина да үткәрелде. Аның ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар урман турында алган белемнәрен ныгытты, урман янгыннарының төп сәбәпләре һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International