Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр гражданнарны кабул итү шартларын вакытлыча үзгәртә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күпфункцияле үзәкләр элек кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы указы нигезендә, коронавирус таралу куркынычын булдырмау максатында ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән. 

Колл-үзәк гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга кирәкле консультацияне 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча күрсәтәчәк. 

Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында күпфункцияле үзәкләрдә документларны кабул итүне туктатып тору турындагы карар, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вируска каршы саклау зарурлыгына бәйле. Карантин башланганчыга кадәр КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000 якын кеше кабул итә иде. Хәзер килүчеләр саны 20%ка арткан.

Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрдән (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтәләр алу алу кебек) файдалану өчен рәсми мөрәҗәгатьләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләрдән файдалану өчен КФҮ мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International