Бөгелмә урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше тәмамланып килә

2020 елның 27 марты, җомга

Бөгелмә урман хуҗалыгында быелгы урман культуралары чорына әзерлек эше тәмамланып килә. Учреждениедә урман хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын ремонтлау, урман үсемлекләре орлыкларын стратификацияләү, шулай ук питомникның чәчү бүлекләре кишәрлекләренә карны тизрәк эретеп бетерү өчен көл тарту һәм туфрактагы дымны саклау эшләре төгәлләнгән. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан 2,6 га мәйданда 900 кг көл кертелгән, 14 кеше җәлеп ителгән.

«Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан булу сәбәпле, климат язы безгә әле килмәде, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Ольга Волкова. – Гибрид-38 тирәге сапларын әзерли башладык, тиешле һава шартларын көтәбез. Киләсе атнада эшли башларбыз дип уйлыйм. Барлыгы 20 мең данә сап әзерләү планлаштырыла».

Язгы урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 95 га мәйданда – урманнарны торгызу, 220 га – урман культураларын тулыландыру, 681 га – урман культураларын агротехник карау, 11 га чокыр-сыза урман утыртмалары утырту эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International