Министр урынбасары Рәис Гомәров Минзәлә урманчылыгы территориясендә сезонлы эшләр барышы белән танышты

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Максаты – Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин озата йөрде.

Килеп җитү белән Рәис Гомәров II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен карап чыкты һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлеше белән танышты. Илнар Әхмәтгалиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 30 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 50 км булганнары карап чыгылган. Шулай ук хәзерге вакытта урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан урманнарга киләчәк гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре алып барыла.

Алга таба министр урынбасары урман хуҗалыгының җитештерү участогында, базислы урман питомнигында булды һәм Минзәлә урманчылыгының Калинин участогының 100 нче кварталы территориясендә урман культуралары утыртуның барышын бәяләде. Агымдагы елның 13 нче апреленә биредә 10 га мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылган, эшкә 20дән артык кеше җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International