Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллиятенең эше белән танышты

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш визиты белән барды. Анда ул «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенең эшчәнлеге белән танышты.

Килеп җитү белән Равил Кузюров көллиятнең уку корпусында, спорт залында һәм студентлар тулай торагында барган ремонт эшләрен бәяләде. Аңлатмаларны директор Рим Фәхраҗиев бирде. Аерым алганда, ул ремонтның көллият оешуга 100 ел тулу уңаеннан  үткәрелүе хакында билгеләп үтте, әлеге юбилей көне 2021 елда билгеләп үтеләчәк.

Равил Кузюров шулай ук урман янгыннарын сүндерү станциясен карады һәм Лубян урман-техника көллиятендә читтән торып укыту системасы белән танышты. Әлеге эш формасы санитар-эпидемиологик хәл һәм яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуны профилактикалауга бәйле рәвештә оештырылган.  

«245 студент дистанцион рәвештә белем ала, – дип сөйләде Рим Фәхраҗиев. – Укытучылар онлайн-дәресләрне «Zoom», «Skype» программаларыннан файдаланып уздыра, «Яндекс.Диск», «Google Drive» сервисларын, студентларга белем алу мөмкинлеген бирә торган төрле мессенджерларны һәм электрон почтаны куллана».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International