Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
сентябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
05 сентябрь 2017 ел., сишәмбе
  • 05.09.2017

    Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт

    “Азнакай ш. № 4 лицее” МБМУ учреждениесендә “Чатыр-Тау” дәүләт табигать заказнигы белгечләре тарафыннан экологиягә юнәлдерелгән чара үткәрелде, аның барышында балаларга Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы территориясендәге махсус сакланучы табигать территорияләре турында, заказник эшчәнлегендәге максатлар һәм бурычлар турында, шулай ук хайваннарның һәм үсемлекләр дөньясының биологик күптөрлелеге, Татарстан Республикасы Кызыл китабының әһәмияте турында сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, лицей мөгаллимнәре заказник хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора. Бу исә аларга экология акцияләрен бергәләшеп оештырырга, уку елы дәвамында урман дәресләрен үткәрергә булыша. Укучыларга экологик белем бирү буенча күп еллык нәтиҗәле эшчәнлек өчен лицей укытучыларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования