Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Яңалыклар

2017
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
сентябрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
06 сентябрь 2017 ел., чәршәмбе
  • 06.09.2017

    2017 елның 7 сентябреннән 9ына кадәр Петрозаводск шәһәрендә урман аударучылар арасында “Урман кисүче-2017” 5 нче Россия чемпионаты узачак

    Чемпионатның оештыручылары – Карелия Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортерлары берлеге, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы. Үткәрелгән төбәк ярышлары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы составына “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең урман машинасы операторлары һәм “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең урман аударучылары керде: Иванов Валерий Николаевич – “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең харвестер операторы; Кондратьев Валерий Михайлович – “Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесенең форвардер операторы; Маринин Станислав Викторович – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Гришаков Николай Лаврентьевич – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Алексеев Олег Николаевич – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы; Һадиев Фидаил Наил улы – “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучысы (юниор). Россия ярышлары урман аударучылар арасында IALC (International Association Logging Championships) Халыкара чемпионатлар ассоциациясе таләпләренә җитди туры китереп үткәрелә. Катнашучылар түбәндәге дисциплиналар буенча көч сынашачак: агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисем белән кискәләү, төгәл кисү, ботаклар кисү һәм эстафета. Бүгенге көндә илнең 26 төбәгеннән һәм Беларусьтан 133 кеше конкурста катнашу теләген белдергән. Петрозаводск үзәгендә, шул исәптән, 67 урман аударучы һәм 20 харвестер һәм форвардер операторы җыелачак: Киров мәйданында стенд күнегүләре һәм форвардер операторларының ярышлары узачак, ә “Спартак” стадионы мәйданында конкурста катнашучылар агач аудару белән шөгыльләнәчәк һәм харвестер белән идаршү итү осталыгын күрсәтәчәк. Мондый һөнәри чараларны үткәрүнең максаты булып эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, профессиональ белемнәрне һәм эш методларын камилләштерү, шулай ук кадрларның квалификациясен арттыруга ярдәм итү тора.
  • 06.09.2017

    Республиканың “Иң яхшы урманчылык-2017” смотр-конкурсына йомгак ясалды

    Татарстан Республикасында иң яхшы урманчылыкка смотр-конкурс халык арасында урманның экологик әһәмияте, аны саклау һәм үрчетү, урманның файдалы үзлекләрен саклау һәм көчәйтү буенча чаралар үтәлеше дәрәҗәсен арттыру, урманнардан күпмаксатлы, өзлексез һәм аларны ярлыландырмыйча файдалану, аларны яңадан җитештерү, продуктлылыгын арттыру, экосистемаларның биологик күптөрлелеген саклау әһәмияте хакында пропангандалау максатларында үткәрелде. Конкурсларда урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсе, урман кишәрлекләренең төзекләндерелеше, аларда кече архитектура рәвешләренең һәм янгынга каршы чараларны пропагандалау чараларының булуы, урманнарда янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау буенча аңлату эшләрен алып бару һәм башкалар исәпкә алынды. 2017 елгы эш йомгаклары буенча конкурс комиссиясе түбәндәгеләрне җиңүчеләр итеп таныды: “Саба урманчылыгы” ДКУ – 1 урын “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ – 2 урын “Арча урманчылыгы” ДКУ – 3 урын Комиссия шулай ук конкурста актив катнашучыларны да билгеләп үтте: “Әгерҗе урманчылыгы”, “Аксубай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Алабуга урманчылыгы”, “Яшел Үзән урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Лаеш урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Түбән Каиа урманчылыгы”, “Нурлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы”, “Тәтеш урманчылыгы” һәм “Лубян урманчылыгы”.
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования