ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан “Яшә, урман!” россиякүләм акциясе оештырылды, ул Россия Федерациясендә инде алтынчы ел рәттән уза. Акциянең төп максаты – Россиянең урман байлыкларын саклау, торгызу һәм үрчетү проблемаларына, урман агачлары үсентеләрен һәм чәчкеннәрен утыртуга, урман турындагы белемнәрне таратуга булыша торган чараларны уздыруга игътибар җәлеп итү. Акция урман утырту, имән

чикләвекләрен, күркә һәм урман агачлары орлыкларын әзерләү, урман тематикасына бәйле чыгышлар ясау һәм күргәзмәләр уздыру, шулай ук урман территорияләрен чүп-чардан чистарту буенча россиякүләм иҗтимагый чара булып тора.

“Яшә, урман!” акциясенең бердәм зарури уздырылу форматы юк – Россия Федерациясенең һәр субъектында урманнар белән идарә итү органнары урман утыртуга, Россия урманнарын үрчетүгә юнәлдерелгән бүтән чараларга җәмәгатьчелекне үзенчә җәлеп итә.

Көзге “Яшә, урман!” акциясе алты ел эчендә Россия дәрәҗәсенә җитеп кенә калмыйча, халыкара диярлек булды – ул Россиянең 85 субъектын колачлый һәм 1 миллионнан артык кешене берләштерә. Шунысы әһәмиятле, ул урман хуҗалыгы хезмәткәрләреннән битәр, безнең урманнарыбызга, әйләнә-тирәлегебез проблемаларына битараф булмаган һәм агитацияләү, агарту һәм оештыру эшләрен башкаручы гражданнарны берләштерә. Аның төп бурычы Ватаныбызның урман байлыкларына, әйләнә-тирә мохитебезгә, планетабызга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштырудан гыйбарәт.

Гадәткә кергәнчә, акция 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр уздырыла, ягъни Россия Федерациясендәге күпчелек төбәкләрдә агач утырту мөмкинлеге юкка чыкканчы дәвам итә. Ләкин көньяк өлкәләрдә акциянең гамәлдә булу чоры ноябрь азагына кадәр озайтылырга мөмкин.

2017 елның һава торышына бәйле рәвештә “Яшә, урман!” россиякүләм акциясенә быел Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы җитәкчесе Иван Валентик тарафыннан 2017 елның 11 августында старт бирелде. Тантаналы чара “XXI гасыр урман кисүчесе” Россия Чемпионатын уздыру кысаларында Архангельск өлкәсенең Устьян муниципаль районында узды. Агач утырту эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик һәм Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов катнашты, үзләренең үрнәгендә барлык Россия буенча уздырыла торган акциянең ни дәрәҗәдә кирәкле һәм әһәмиятле булуы турында күрсәттеләр.

“Яшә, урман!” акциясенең старт өлешендә барлык илдән диярлек урман мөнәсәбәтләрендә катнашучы хакимият органнары вәкилләре катнашты: Карелия, Коми, Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы, Хабаровск крае, Архангельск, Иркутск, Ленинград, Вологодск, Воронеж, Кострома һәм Нижегородск өлкәләре, Архангельск, Вологодск өлкәләрендәге иң зур урман әзерләү һәм урман эшкәртү компанияләре вәкилләре һәм мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә старт өлешендә истәлекле аллеяга нигез салынды.

2017 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан Экология елы итеп игълан ителде. Быел Россия территориясендә урман торгызу буенча күләмле эшләр уздыру планлаштырылган иде. Илдәге урманчыларның төп максаты – янганнан һәм корткыч бөҗәкләрдән зыян күргән территорияләрдә утыртылучы яшь агачлар хисабына урманнарның мәйданнарын арттыру.

Елдан-ел урман проблемаларына битараф булмаган һәм акциядә катнашучы гражданнарның саны арта бара. 2016 елда акцияне уздыру кысаларында төрле урман агачларының 25 тонна орлыгы әзерләнде һәм 25 миллионнан артык агач утыртылды. 2017 елда яхшы оештырылган эш нәтиҗәсендә, урман хуҗалыгы белгечләре тырышлыгы белән әлеге күрсәткечләрне арттыру мөмкин булды. 54,7 мең кг артык урман-орлык чималы хәстәрләнде. 29,3 миллион агач утыртылды.

Россия Федерациясе территориясендә урман торгызу эшләре 2016 елда 842,7 мең гектар мәйданда башкарылды. Бу вакытта шунысын истә тоту мөһим: 2017 елның урман культуралары чоры Россиянең барлык субъектларында да тәмамланмады әле, бу исә быелга планлаштырылган 945 мең гектарда урман торгызу эшләрен башкаруга бәйле рекорд күрсәткечләргә ирешү өчен вакыт җитәрлек дигән сүз!

“Яшә, урман!” россиякүләм акциясе кысаларында 2017 елда урман фонды җирләрендә барлыгы 4 мең гектарда урман утыртмалары булдырылды, башка категориягә караучы җирләрдә – 538 гектардагы паркларда һәм скверларда 5,7 мең гектар истәлекле аллеяларга һәм агачларга нигез салынды. Шул рәвешле, россиякүләм акциядә катнашучыларның тырышлыгы белән, урман утыртмаларын утырту буенча хәерле гамәл 10,2 мең гектардан артып китте. Шул ук вакытта бер ел элек бу күрсәткеч 6 мең гектар гына иде.

“Яшә, урман!” россиякүләм акциясе чараларында 1,4 миллионнан артык кеше катнашты. 2017 елда ул сәяси, мәдәни һәм иҗтимагый элита вәкилләрен, фән эшлеклеләрен, сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләрен, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен һәм Россия Федерациясендә яшәүче аңлы гражданнарны берләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International