ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Алмас Нәзировның Төньяк Казахстан өлкәсенең урман хуҗалыгы делегациясе белән очрашуы булды. Килүләренең максаты – тәҗрибә алмашу һәм үзара хезмәттәшлек итү. Хәзерге вакытта Казакъстан Республикасының Төньяк Казакъстан өлкәсе хакимиятенең Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалануны җайга салу идарәсе белгечләре, соңыннан урман фондына утырту өчен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү ысулларын кертү мәсьәләләрен өйрәнә. Аралашу барышында министр казахстанлы коллегаларын Татарстан урман хуҗалыгы эшчәнлеге, шул исәптән Саба районының бер елга ябык тамыр системалы 12 млн данә утырту материалы үстерелә торган Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштырды. Казакъстан вәкилләре исә үзләренең урман ресурслары турында сөйләде. Аларда дәүләт урман фондының гомуми мәйданы – 550 мең га, шуның 430 меңе урман белән капланган. Төньяк Казакъстан өлкәсе урманнарында нигездә каен (88%) үсә, нарат 6 % чамасы икән.

Гомумән алганда, очрашу барышында якларның үзара аралашуының перспектив юнәлешләре, алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аннан соң делегация, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барды.

“Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку 2017 елның 24 ноябрендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ базасында узды. Чарада министрлыкка буйсынучы 13 учреждение һәм “Husqvarna” фирмасы вәкилләре катнашты. Урман тармагы белгечләре бензин белән эшли торган пычкылар һәм куак кискечләргә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны эшләтүне, шулай ук урман кисү урынында юнәлдерелгән егуны куркынычсыз башкаруны җентекләп өйрәнделәр.

“Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Хускварна” фирмасы вәкилләре белән берлектә “Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку булды. Чарада урман әзерләү бригадалары, шулай ук урман хуҗалыклары һәм урманчылыкларның директорлары һәм җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар укуның теория өлешен Миңлебай авылы мәдәният йортында тыңладылар, аннары делянкада практика өлеше үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International