ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының “Урманнардан файдалану турында хисапка кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, урманнардан файдалану турында хисап формасын һәм аны тапшыру тәртибен, шулай ук урманнардан файдалану турында электрон рәвештә хисап тапшыру форматына карата таләпләр раслау турында” 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә, Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырылырга тиеш (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урман утыртмалары киселә торган бүтән максатларда урманнардан файдалану очрагында). Урманнардан файдаланганда урман утыртмалары киселмәгән очракларда хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 10 гыйнварыннан соңга калмыйча, тапшырылырга тиеш.

Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә үз ихтыяҗлары өчен агач материалы әзерләүче гражданнар урман әзерләү эшләрен тәмамлау йомгаклары буенча елга бер мәртәбә, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча, тапшырырга тиеш.

Россия Табигать министрлыгының “Урманнардан файдалану турында хисап тапшыру тәртибен һәм аның формасын, урманнардан файдалану турында хисапны электрон рәвештә тапшыру форматына карата таләпләр билгеләү турында” 2014 елның 25 декабрендәге 573 номерлы боерыгы көчен югалткан дип танылды.

Хисап формалары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылды. Хисапларның формаларын тутыру һәм аларны тапшыру буенча консультацияне 8 (843) 221-37-26 телефоны буенча алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International