Зур тизлекле магистраль төзелеше турында

2013 елның 30 июле, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Мәскәү – Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург зур тизлекле тимер юл магистрале төзелешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү материаллары буенча җәмәгать тыңлаулары уздырылды.

Зур тизлекле магистральнең (ЗТМ) Татарстан өчен ихтимал булган экологик нәтиҗәләрен тикшерүдә ТР Хөкүмәте әгъзалары, муниципаль берәмлекләр, җәмәгать оешмалары, политик партияләр вәкилләре, галимнәр, Казан халкының төрле төркемнәре интересларын кайгыртучылар катнашты. Тыңлауларда катнашу өчен барлыгы 160 кеше теркәлде.

Тикшерү башланыр алдыннан ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм “Тизлекле магистральләр” ААҖнең (“РЖД” ААҖнең бүлентек структурасының) төзелеш һәм яңа технологияләр департаменты гендиректоры урынбасары Юрий Котлов проектның асылы турында сөйләделәр. Аларның әйтүенчә, ЗТМ бик зур җитештерү һәм халык потенциалы тупланган 3 федераль округны зур тизлекле тимер юл белән тоташтырырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез – ЗТМ төзелеше берничә этапны күздә тота. Беренчесе – Мәскәү – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан участогы. Казаннан Мәскәүгә зур тизлекле магистраль буйлап 3.5 сәгатьтә барып җитеп булачак. Регоин башкалалары арасы 1 сәгать чамасы вакыт алачак. Икенче этап – Казаннан Екатеринбургка кадәр ара, ул Алабуга аша үтәр дип фараз ителә.

Л.Сафин һәм Ю.Котловның әйтүенчә, ЗТМ төзү тулаем экономикага зур мультипликатив эффект бирәчәк. Атап әйткәндә, “Тизлекле магистральләр” ААҖ вәкиле проектны тормышка ашыру яңа эш урыннары булдырырга, хезмәт миграциясе проблемасын чишәргә, ЗТМ узган районнарда уртача эш хакын күтәрергә ярдәм итәчәк, тимер юлда йөк ташуларның үзкыйммәтен йөк һәм пассажирлар ташу маршрутларын аеру исәбенә төшерәчәк, янәшә тармакларны үстерүгә импульс бирәчәк, дип белдерде. Л.Сафинның сүзләренә караганда, бүтән илләрдә ЗТМ төзү тәҗрибәсе мондый проектларның хәтта балалар тууны арттыруы һәм демографик хәлне яхшыртуы турында сөйли.

Каралама проект буенча, ЗТМ Татарстан территориясендә 244 км.га сузылачак. Магистральне проектлау кысаларында әйләнә-тирәлеккә йогынтыны бәяләүне бәйсез “ЭкоПроект” ЯАҖ экология компаниясе башкара. Компаниянең баш белгече Андрей Пузаченко тыңлауларда сөйләгәнчә, проект күпмедер экологик сарыфлар белән бәйләнгән. Мәсәлән, атап әйткәндә, транспорт коридоры зонасына Идел-Кама тыюлыгы, “Түбән Кама милли паркы һәм 7 табигый тыюлык эләгә. ЗТМ маршрутының әзерләнгән вариантлары саклаулы табигать зоналарын урап узуны күздә тоталар.

ЗТМ төзү проектын бәяләгәндә экологлар ясаган төп нәтиҗә, А.Пузатенко сузләренә караганда, шундый: “Табигать саклау чаралары үткәргәндә һәм табигать саклау законнарын үтәгәндә ЗТМнең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы рөхсәт ителгән кимәлгә җиткерелергә мөмкин. Без аны булмас дип әйтмибез, ул булмый калалмый. Һәр төзелеш тискәре нәтиҗәләргә китерә. Монда мәсьәлә түзәрлек булуда. Трассаны сайлау проектлаучыга кала, ләкин ул безнең бәяләрне исәпкә алырга тиеш. Безнең бәяләрдән тыш әле экономик, социаль һәм башка бәяләр бар. Шуңа күрә, ахыргы этап компромисслы булыр дип уйлыйм”.

Бүгенге тыңлауларда төп бәхәсләр ЗТМнең Татарстан чигеннән Казанга кадәрге өлеше тирәсенәд барды. Трассаның ТР башкаласына төньяк тимер юл вокзалы аша Чабаксар ягыннан керүе күздә тотыла. Бүгенге көнгә маршрутның берничә варианты эшләнгән. Җәмәгать тыңлауларына әзерләнгән материалларда 3 ихтимал маршрут күрсәтелде, шуларның иң ярашлысы – иң төньяктагысы санала. Ул асылда табигать саклау зоналарына, атап әйткәндә Аккош күленә тими. Ләкин бу вариант Урман арты бистәсе районында “Салават күпере” “соципотекалы” торак микрорайонын төзүне кыенлаштыра. Шуңа күрә дүртенче вариант барлыкка килде, аны бүген Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Бу вариант урау юлын бераз озынайта, ләкин шәһәр өчен стратегик әһәмиятле территорияләргә кагылмый.

Тулаем алганда, тыңлауларда катнашучылар проектны бәяләүдә, экологик сарыфлар өлешендә генә түгел, экономик максатка ярашлык өлешедә дә бердәм булмадылар. (Мәскәүдән Казанга кадәр ЗТМ төзүнең фараз ителгән бәясе 1 трлн сум икәнне исегезгә төшерәбез.) Аерым алганда, проектның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын бәяләү әлегә барлык экологик аспектларны исәпкә алмый һәм яхшылап эшләп бетерүне сорый.

Юрий Котлов ЗТМнең әлегә шартлы һәм беренчел рәвештә булуын, арытаба проектлауның тирән анализлар белән һәм экспертиза бәяләрен, шулай ук җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып башкарылачагын кат-кат ассызыкларга мәҗбүр булды. “Тизлекле магистральләр” ААҖ вәкиле җәмәгать тыңлаулары практикасы проектлауның бүтән стадияләрендә дә дәвам итәчәк дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International