Татарстанда Парклар һәм скверлар елының логотибы расланды

2015 елның 13 феврале, җомга

ТР МК карары белән Татарстанда Парклар һәм скверлар елының логотибы һәм аның аңлатмасы расланды.

Логотип текст һәм графика өлешләреннән тора. Классик шрифт белән җыелган куе көрән текст графикадан аста урнашкан һәм Елның тулы атамасын бирә. Графика өлеше заманча шәһәр паркының стильле сүрәтеннән тора, аңда парк ландшафтының төп элементлары – арка рәвешендәге капка, агач утыргыч, фонарь, фонтан урын алган. Кошлар һәм болытлар логотипның рәвешен тулыландырып, җиңеләйтеп, паркларның шәһәр өчен “яшел үпкә”, “оазис” булуын ассызыклап тора. Композициянең арткы планын ылыслы һәм яфраклы агачлар тәшкил итә, һәм бары шул фон логотип графикасының төсле бизәлешен тәшкил итә. Алты төрле яшел төсмер игътибарны ел тематикасына юнәлтә һәм, үзәктәге Сөембикә манарасы белән бергә, логотипка Татарстанның милли колоритын бирә. Композициянең кырый элементлары – тимераяк һәм велосипед логотипка динамика биреп һәм Татарстанның егәрлеген, хәзерге яшьләрнең спорт потенциалын күрсәтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International