Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
гыйнвар
  • гыйнвар
22 гыйнвар 2018 ел., дүшәмбе
  • 17.01.2018

    Эш башкаруга бәйле ярыш игълан ителде

    Урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю эшен активлаштыру максатларында, шулай ук 2018 елда чәчү эшләрен сыйфатлы орлык материалы белән тәэмин итү өчен 2018 елның 15 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю буенча конкурс уздырыла. Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре – урман хуҗалыкларына һәм “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ орлык чималын һәм урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын җыю зарур, шулай ук орлыкларның сыйфат классы турында таныклыклар алу өчен тулысынча формалашып беткәннән соң орлык партияләренең чәчүлек сыйфатына тикшерү буенча пробаларны “Россиянең урманны яклау үзәге” федераль бюджет учреждениесе филиалы – “Татарстан Республикасы урманны яклау үзәге”нә тапшырырга кирәк булачак.
  • 16.01.2018

    Бүләккә лаек!

    Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе барышында урман тармагында эшләүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде: Нәзиров Алмас Әмин улы – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры. Республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелде: “Көнчыгыш-Европа Урман тәҗрибә станциясе” филиалы директоры –Пуряев Айнур Солтангали улына; Аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы – Әхмәдуллин Фәнил Фәиз улына; Лаеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Ильдарханов Габделбәр Габдулла улына. Татарстан Республикасы урман фондын саклауга һәм арттыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белдерелде: Идел буе урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Мартьянов Николай Викторовичка; Чирмешән урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Кудряшов Владимир Витальевичка; Икътисад, дәүләт заказы урнаштыру һәм түләүләрне административлаштыру бүлеге башлыгы – Корбанов Азат Шәйхетдин улына. Урман хуҗалыгындагы күп еллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Гыйззәтуллин Әхмәт Абдулла улы – Лаеш урман хуҗалыгының янгын-химия станциясе башлыгы; Зайцева Марина Вячеславовна – юридик бүлек башлыгы; Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы – финанслар, бухгалтерия исәбенә алу һәм тикшереп тору бүлеге башлыгы. Күпьеллык намуслы хезмәте, Россия урман байлыкларыннан рациональ файдалану, аларны саклау һәм арттыру мәсьәләләрен хәл итүгә керткән зур шәхси өлеше өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы бирелде: Лубян урман-техника көллияте тракторчысы – Костин Павел Николаевичка; Бөгелмә урманчылыгының урман остасы – Гәрәев Тәлгат Әсгат улына; Яшел Үзән урманчылыгының урман остасы – Саматов Әнвәр Әлфәт улына; Мамадыш урманчылыгының кишәрлек урманчысы – Кәшәпов Райнур Раиф улына; Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры урынбасары – Нәзипов Хәмит Габделмәлик улына. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы системасында күп еллык хезмәте, вазыйфаи бурычларны намуслы үтәгәне, югары профессиональлеге өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Ишморатов Владимир Леонидович – Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы; Башкирова Вероника Ивановна – Баулы урман хуҗалыгы директоры; Гайфетдинов Раушан Әнәс улы – Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары.
  • 15.01.2018

    “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары”

    Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары” темасына киңәйтелгән коллегия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры – Песошин Алексей Валерьевич; Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары – Ковалёв Сергей Николаевич; Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры – Нәзиров Алмас Әмин улы; федераль органнарның, башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре катнашты. Чыгышы барышында Алексей Песошин билгеләп узганча, 2017 елда Экология елы кысаларында республика территориясендә урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелгән: барлыгы 4 мең гектар мәйданда яңа урман утыртылган (урман фондында 1831 гектарда, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләрдә – 2071 гектарда урман утыртылган). Шушы максатлар өчен 16 млн. данә утырту материалы файдаланылган. “Урман торгызу – Министрлык эшендәге әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Урманчылар алдында күп еллар алга таба урманнарның сыйфатын, табигый составын һәм продуктивлыгын арттыру бурычы тора”, – диде ТР Премьер-министры. Үзенең чыгышында министр Татарстанда, тулаем алганда, урман торгызу эшләренең 2815 гектарда уздырылуы турында хәбәр итте. Ясалма рәвештә урман торгызу эшләре 2016 ел белән чагыштырмача 12,5%ка күбрәк башкарылган. Урманның табигый яңаруына булышлык күрсәтү эшләре 950 гектарда уздырылган, план үтәлеше 100% тәшкил итә. Урман хасил итүче төп токымнар орлыгы 10 мең кг артык, ылыслы токым орлыклары 10395 га җыелган. 2016 ел белән чагыштырганда урман торгызу күләме 27%ка арткан, бу хәл Экология елы кысаларында утырту мәйданнарының арттырылуы һәм урманның табигый яңартылуына булышлык күрсәтелү белән бәйле. Министр шулай ук 7 ел дәвамында Татарстан Республикасында урман янгыннарына юл куймау буенча уңай динамиканы да билгеләп узды. Шул ук вакытта соңгы 7 елда климатта шактый үзгәрешләр булуы һәм табигый катаклизмнарның артуы хакында да искәртте, бу хәлләр Татарстан урманнарының торышына тискәре йогынты ясый. Хисап чорында урманчылар тарафыннан урман патологиясе буенча тикшеренү эшләре 70 мең гектарда уздырылган. “Шунысын билгеләп узарга кирәк, элек-электән үк Россия Президенты урманнарны саклауның, урман хуҗалыгын һәм урман сәнәгатен үстерүнең әһәмиятле булуы турында кат-кат искәртә килде. Дәүләт башлыгы урман мәйданнарын саклауның һәм арттыруның, аны законсыз кисүдән яклауның, урман сәнәгатенең фәнни потенциалын үстерүнең әһәмиятле булуын берничә мәртәбә билгеләде. Урманны саклау, яклау һәм яңадан үстерү әһәмиятле булып тора. Россия – иң зур урман державасы. Аны планетада экологик тотрыклылыкны саклауда әһәмиятле фактор дип әйтергә мөмкин. Урманны законсыз кисүләрдән сакларга кирәк. Урман хуҗалыгы белән урман сәнәгате арасындагы баланс каршылыгын бетерү зарур. Без шулай ук урман комплексының инвестиция ягыннан кызыклы булуына ирешергә бурычлы”, – диде ул. Урман кишәрлекләрен үзирекле рәвештә биләп алуга бәйле хәлләр актуаль мәсьәлә булып кала. 2017 елда 473 урман кишәрлеге планы әзерләнгән һәм дәүләт урман реестрында исәпкә куелган. Республикадагы урман җирләренең 19.9%ы кадастр исәбенә алынган. Хәзерге вакытта урман фонды җирләрендә кадастр эшләре 8 урманчылык территориясендә алып барыла. Министрлык тарафыннан 2018 елга республиканың 22 урманчылыгы чикләрен билгеләү буенча эшләрне Рослесхоз планына кертү буенча заявка тапшырылган. Йомгаклау коллегиясе азагында ТР Премьер-министры А.В.Песошин А.Ә.Нәзировка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медален тапшырды. Әлеге бүләк республиканың урман хуҗалыгын үстерүгә керткән махсус өлеш һәм күп еллык фидакарь хезмәт өчен бирелде.
  • 12.01.2018

    Йомгаклау коллегиясе турында

    2018 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В.Песошин катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
  • 11.01.2018

    Урман кодексына урман конкурсларына кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде

    “Урман кишәрлекләрен биреп һәм бирмичә урманнардан файдалану тәртибен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында” 2017 елның 29 декабрендәге 471-ФЗ номерлы Федераль законда каралган закон новеллалары үз көченә керде. Урман кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә агач материалы әзерләү өчен урман кишәрлегенең аренда шартнамәсен төзү буенча өстәмә ысул – конкурс кертелә, шулай ук урман кишәрлекләренең аренда шартнамәләрен һәм урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион оештыру тәртибе камилләштерелә. Шул ук вакытта беренче мәртәбә Урман кодексында урман сатуларын (конкурсларны һәм аукционнарны) оештыруның һәм уздыруның заявка принцибы тормышка ашырыла. Ә сәламәт конкуренция шартларын тәэмин итү максатларында хәзер аукционнар бары тик электрон формада һәм дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнары нигезендә функцияләүче рәсми мәйданчыкларда гына узачак. Урман кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы алып бару өчен урманнардан файдалану максатларында крестьян (фермер) хуҗалыкларына арендага тапшыру, урманнардан чәер җыю һәм агач булмаган урман ресурслары әзерләү өчен файдалану буенча урман кишәрлекләрен арендага тапшыру, урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмалары сату-алу шартнамәсе төзү – урман аукционын электрон формада уздырмаска мөмкин булган искәрмәле очраклар булып тора. Урман конкурсларына килгәндә, вәкаләтле органга аны уздыру турында гариза белән милекчелек хокукында яисә башка төрле законлы нигездә агач материалыннан эшләнмәләр һәм агач материалы эшкәртүдән калган, төрләре Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Икътисад эшчәнлеге төрләре буенча россиякүләм продукция классификаторы, Евразия икътисад союзы Тышкы икътисад эшчәнлегенең товар номенклатурасы нигезендә билгеләнә торган башка төрле продукция җитештерү өчен билгеләнгән урман эшкәртү инфраструктурасы объектларына ия булган юридик зат, шәхси эшкуар мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Бу вакытта мөрәҗәгать итүчегә документлар нигезендә агач материалы эшкәртү объектларының техник сыйфатламаларын, параметрларын һәм булган куәтләрне тулысынча эшкә җигү өчен билгеле бер төргә (токымга) һәм сортимент составына караган агач материалына өстәмә ихтыяҗ булуын нигезләүне расларга кирәк. 471-ФЗ нигезләмәләрен үтәү һәм урман конкурсларын тормышка ашыру өчен биш норматив хокукый акт эшләү зарур, аның икесе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланачак: гаризаны карау тәртибе һәм өстәмә ихтыяҗны һәм Россия Федерациясе субъекты территориясендә урман кишәрлекләре булу-булмавын бәяләү методикасы, шулай ук конкурста катнашучыларның конкурс тәкъдимнәрен бәяләү тәртибе һәм критерийлары. Тиешле норматив хокукый актларның проектларын әзерләү эше Россия Табигать министрлыгы тарафыннан Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән берлектә башлап җибәрелгән инде. Карала торган федераль законның тагын бер яңалыгы булып закон дәрәҗәсендә урманнар турындагы мәгълүматның ачык булуы кебек әһәмиятле урман сәясәте принципларын раслау тора. Әйтик урманнар турында мәгълүмат уртак файдаланудагы мәгълүмат булып санала, әгәр гамәлдәге законнарда башкача каралмаса, гражданнарның һәм юридик затларның аннан файдалана алу мөмкинлеге чикләнә алмый. Урманнар турында мәгълүмат урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында урнаштырыла. Урманнар турында мәгълүматларның составы һәм эчтәлеге вәкаләтле башкарма хакимият органы, ягъни Россия Табигать министрлыгы боерыгы белән билгеләнә.
  • 11.01.2018

    Янгынга каршы режим кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде

    Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады. 2017 елның 30 декабрендә имзаланган 1717 номерлы карар белән Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, шуның нәтиҗәсендә торак пунктлары, гражданнарның яшелчәчелек, бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең хокук ияләре өчен җир кишәрлекләрендә даими рәвештә чүп-чарны җыештыру һәм үләннәрне чабу буенча зарури таләпләр билгеләнә. Шулай ук үләнле үсемлекләргә ут төртү, учаклар ягу, автомобиль юлларының аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм юл яны полосаларында, тимер юлларның, юл үткәргечләрнең һәм азык-төлек үткәргечләрнең саклык зоналарында чыбык-чабык яндыру тыела. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә тимер юлларның аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм саклык зоналарында, автомобиль юлларының аерып чыгарылган полосалары чикләрендә һәм юл яны полосаларында башаклы культуралар үстерү тыела. Билгеләнгәнчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең хокук ияләре авыл хуҗалыгы биләмәләрен чүп үләннәреннән яклау, печәнлекләрдә үләннең вакытында чабылуы буенча чаралар күрергә бурычлы. Тимер юлларның аерып чыгарылган полосаларын һәм саклык зоналарын карап тоту тәртибе билгеләнә, бу тәртиптә аларны ауган агачлардан, кисенте калдыкларыннан һәм куаклыктан, янучан башка калдыклардан чистрату күздә тотыла. Кыр шартларында стационар рәвештә урнаштырылган урып-җыю агрегатларын, автомобильләрне авыл хуҗалыгы продукциясен җыйганда эксплуатацияләү барышында янгын куркынычсызлыгы чаралары билгеләнә. Кабул ителгән үзгәрешләр торак пунктларында янгын куркынычсызлыгын әһәмиятле дәрәҗәдә арттыру һәм утның урман фонды җирләренә күчү мөмкинлеген минимальләштерү мөмкинлеген бирәчәк.
  • 10.01.2018

    Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру уздырыла

    Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Бүгенге көннән 2018 елның 10 мартына кадәр онлайн режимында сораштыру уздыра – анкета җаваплары ала. Әлеге анкетаны түбәндәге сылтама аша тутырырга мөмкин: http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie-2449257.htm
  • 09.01.2018

    ХӨРМӘТЛЕ УРМАННАН ФАЙДАЛАНУЧЫЛАР!

    РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының “Урманнардан файдалану турында хисапка кертелә торган мәгълүматлар исемлеген, урманнардан файдалану турында хисап формасын һәм аны тапшыру тәртибен, шулай ук урманнардан файдалану турында электрон рәвештә хисап тапшыру форматына карата таләпләр раслау турында” 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә, Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырылырга тиеш (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урман утыртмалары киселә торган бүтән максатларда урманнардан файдалану очрагында). Урманнардан файдаланганда урман утыртмалары киселмәгән очракларда хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 10 гыйнварыннан соңга калмыйча, тапшырылырга тиеш. Урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре нигезендә үз ихтыяҗлары өчен агач материалы әзерләүче гражданнар урман әзерләү эшләрен тәмамлау йомгаклары буенча елга бер мәртәбә, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча, тапшырырга тиеш. Россия Табигать министрлыгының “Урманнардан файдалану турында хисап тапшыру тәртибен һәм аның формасын, урманнардан файдалану турында хисапны электрон рәвештә тапшыру форматына карата таләпләр билгеләү турында” 2014 елның 25 декабрендәге 573 номерлы боерыгы көчен югалткан дип танылды. Хисап формалары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылды. Хисапларның формаларын тутыру һәм аларны тапшыру буенча консультацияне 8 (843) 221-37-26 телефоны буенча алырга мөмкин.
  • 28.12.2017

    2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы

    2017 елның июнь-июль айларында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена һәм “Орленок” россиякүләм балалар үзәге базасында Россиякүләм мәктәп урманчылыклары съездын уздыру йомгаклары буенча һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Г. Хлопонин йөкләмәсен (2017 елның 11 июлендәге № АХ-П9-4475) үтәү максатында Россия Табигать министрлыгы тарафыннан, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Рослесхоз белән берлектә, 2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы (алга таба – План) эшләнде. Хәзерге вакытта План үтәү өчен мәнфәгатьле федераль башкарма хакимият органнарына һәм Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына җиткерелде (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 декабрендәге № АХ-П9-8369 йөкләмәсе). Чаралар планын тормышка ашыру Россия Федерациясе территориясендә эшләүче мәктәп урманчылыкларының сыйфатлы эш дәрәҗәсен арттыруга һәм аларның санын күбәйтүгә, үсеп килүче буын арасында урман һөнәрләрен популярлаштыруга, экология культурасы һәм яшьләрдә илнең урман байлыкларына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Әлеге документ шулай ук Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары эшен дә системага салырга булышачак, хәзерге вакытта бу эш бик таркау башкарыла, һәм Россия Федерациясендә мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүдә төп юнәлешләрне билгеләячәк. 2018-2027 елларга мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча Чаралар планы
  • 27.12.2017

    “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ урман питомнигы “Татарстан Республикасының югары культуралы урман питомнигы” булып танылды

    2017 елда Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениеләре тарафыннан урман питомникларында җитештерү культурасын арттыру һәм утырту материалы чыгаруны күбәйтү буенча эш башкарылды. Фән казанышларын, алдынгы технологияләрне киң җәелдерү һәм хезмәтне оештыру нигезендә ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең урман культурасы бригадалары утырту материалы үстергәндә югары күрсәткечләргә иреште, үстерелә торган токымнарның ассортиментын киңәйтте һәм мәйдан берәмлегеннән планнан арттырып уңыш алды. Утырту материалы үстергәндә җитештерүдә ирешкән күрсәткечләр өчен “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ Усинск җитештерү кишәрлегенең даими урман питомнигына “Татарстан Республикасының югары культуралы урман питомнигы” исеме бирелде. Шулай ук, өч ел дәвамында “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ Урман селекция-орлыкчылык үзәге дә теплица шартларында утырту материалы җитештерү буенча үзенең лидерлык позициясен калдырмый.

Битләр: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования