Матюшино базис урман питомнигы

Матюшино базис урман питомнигы

Матюшино кишәрлеге урманчылыгының 61, 62 нче кварталларында урнашкан Матюшино базис урман питомнигы 1967 елда оештырыла, аның мәйданы Идел буенда иң зурысы, 57 гектар тәшкил итә. Питомникта гади нарат, себер карагае өчен 3 кырлы һәм чыршы өчен 4 кырлы чәчү алымы кулланыла.

Питомникка "Россия Федерациясенең югары культура урман питомнигы" исеме бирелде.

Питомникта ябык тамыр системалы утырту материалларын үстерү технологиясе үзләштерелгән, аның технологиясе түбәндәгеләрдән гыйбарәт: үсентеләр 1-2 ел эчендә чери торган агач тартмалар белән ачык грунтка утыртыла. Әлеге технология барлык вегетация чоры дәвамында күчереп утыртканда үсемлекләрнең ныгып китүенә 100% бирә. Күп кенә токымнарда ябалдашлар формалашкан декоратив формага ия. 

Без хөкүмәт оешмалары, коммерция вәкиллекләре, төзелеш компанияләре һәм шәхси заказчылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Үсентеләрне Татарстанның, Россиянең, Казакъстанның һәм Үзбәкстанның күп кенә шәһәрләрендә күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ киң ассортиментта агач-куак токымнарының зур үсентеләрен, декоратив үсемлекләр, җиләк-җимеш культуралары һәм Татарстан Республикасының һәм Үзәк Россиянең климат шартларына яраклаштырылган ачык һәм ябык тамыр системалы экзотлар сата.

Питомниктагы барлык агач-куак токымнарын, сезонга бәйсез рәвештә, күмәртәләп һәм ваклап сатып алырга була.

Исәп-хисап акчалата һәм исәп-хисап счетына күчереп гамәлгә ашырыла.

 

Белешмәләр өчен телефон: (843) 234-07-32, т/ф 234-06-21

 

"Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ адресы:

420075, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Халезов ур., 17а.

Телефон: (843) 234-07-01

                          234-07-32

                    т/ф 234-06-21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования