Безнең эшләр

Глобаль уйларга – локаль гамәл кылырга!

     2010-2011 уку елында 6 га мәйданда 7 меңнән артык төрле токымлы агач үсентесе утыртылды. Яз көне укучылар Сурнар кишәрлеге урманчылыгының урман питомнигында үсентеләрне казу һәм сортларга аеру эшендә эшләде, яшь утыртмаларның (11 га), кыр саклау полосаларының (3 га) арасын чистартты. 1,5 тоннадан артык нарат күркәсе җыелды. Урман питомнигы өчен 726 кг агач көле җыелды. Актив рәвештә дару чималы әзерләнде:  8 кг каен һәм 36 кг нарат бөреләре. Икенчел чималны куллану урман байлыкларын саклауга ярдәм итә. Яшь орнитологлар тарафыннан 76 сыерчык оясы, кышлаучы кошлар өчен 40 җимлек әзерләнде.   

        2010 елда яшь урманчылар "Урман – минем яшел дустым" мәктәп урманчылыкларының I республика слетында, "Урман һәм кеше – Казан" төбәк форумында лаеклы рәвештә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Мәктәп урманчылыгы әгъзалары “Экология, мәгариф, толерантлык һәм мәдәният: иҗади юнәлеш векторлары" III Республика фәнни-гамәли конференциясенә лаеклы рәвештә делегатлар булды. Мәктәп урманчылыгы агитбригадасы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышларында катнашты. Экологик әзерлек, дөньяга экологик караш формалаштыруда практик һәм тикшеренү эшләре мөһим урын алып тора. Тикшеренү эшләрен әзерләгәндә мәгълүмати ярдәмне "Арча урманчылыгы" ДБУ күрсәтә. Яшь тикшеренүчеләр үз эшләрен район, республика һәм россиякүләм олимпиадаларда, конференцияләрдә, конкурсларда тәкъдим итә; призерлар һәм җиңүчеләр була.

         2011 елда мәктәп урманчылыгы Россия Федерациясенең иң яхшы урманчылыкларыннан берсе буларак Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International