Республиканың Зеленодольск районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Зеленодольск муниципаль районының 10 нчы «Йолдызлык» гимназиясе территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Чарада «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре һәм мәгариф учреждениесе педагоглары да катнашкан. Алар көче белән барлыгы 20 вак яфраклы юкә үсентесе утыртылган.

Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, COVID-19 коронавирус йогышын профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча башка чаралар күрелгән – катнашучылар яклау чараларында булган, бер-берсеннән тиешле ераклык саклап, ике-өч кешедән дә артмаган төркемнәрдә агач утыртканнар.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 18 нче март көнне башланып китте һәм 22 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International