ТР Зеленодольск муниципаль районында урман фонды территориясен чистарту буенча акция узган

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Узган атна ахырында Зеленодольск урманчылыгының 71, 86, 100 һәм 101 кварталларында урман фонды территориясен чистарту буенча акция узган. Чарада «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, Татарстан Республикасының «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары һәм башкалар катнашкан.

Акция нәтиҗәләре буенча 40 капчык чүп-чар җыелган.

«Без катнашучыларга урман ресурсларын саклау һәм арттыру эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен бик рәхмәтле», – дип билгеләп үтте «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Дамир Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International