Республиканың белем бирү учреждениеләре студентлары «Башка планета» халыкара экологик квестында катнаша ала

2021 елның 8 гыйнвары, җомга

Республиканың белем бирү учреждениеләре студентлары «Башка планета» халыкара экологик квестында катнаша ала. Проектның максаты – укучыларны «яшел» һөнәрләр дөньясына чумдырып, аларда экологик фикерләү, коммуникация һәм команда эше күнекмәләрен формалаштыру. 

Квестта интерактив биремнәр, вебинарлар һәм бердәм гамәлләр көннәре бар. Биремнәр биологик төрлелекне саклау, урманнан тотрыклы файдалану, су саклау, энергия нәтиҗәлелеге, калдыклар белән җаваплы эш итү һ.б. кебек мөһим экологик темалар буенча белемнәрне күздә тота.

Җиңүче 20 команда Мәскәү шәһәренә бүләкләү тантанасына, интерактив тренинглар һәм мини-стажировкалар үз эченә алган белем бирү конференциясенә чакырылачак. Квест лидерлары – 40 команда бүләкләр: файдалы һәм гадәти булмаган «экогеройлар җыелмасы», барлык командалар да дипломнар һәм мәгариф учреждениесе адресына рәхмәт хатлары алачак.

«Башка планета» халыкара экологик квесты турында тулырак итеп  www.квестдругаяпланета.рф рәсми сайтында белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International