Әгерҗе урманчылыгының Красный Бор кишәрлегенең урман остасы Леонид Сергеев Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбендә булган. Анда ул 2 нче сыйныф укучылары өчен тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Леонид Сергеев укучыларга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының махсус саклана торган табигать территорияләре, аларның әһәмияте һәм Әгерҗе районында урнашкан «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы турында сөйләгән.
Очрашу ахырында урман остасы балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртеп узган.
11 гыйнварда Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) башлангычында гамәлгә куела.