Россия Кошларны саклау берлеге кошлар өчен иң яхшы җимлеккә IX интернет-конкурста катнашырга чакыра.
Эшләр 2021 елның 20 мартына кадәр http://birds-konkurs.ruсайтында кабул ителә. Бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала.
Жюри ай саен түбәндәге номинацияләр буенча берәр эшне сайлап ала:
– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗлары өчен һәм стандартларга җавап бирә торган җимлекләр + дизайн);
– «Могҗиза-ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).
2021 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә – жюри әгъзалары конкурс үткәрүнең һәр аендагы номинантлары арасында берәр җиңүчене сайлап алачак.
Җиңүчеләр Россия кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар алачак. Бәйгедә катнашучыларның барысы да конкурста катнашу буенча электрон таныклыклар ала алачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, фотода эш авторы да булырга тиеш.