Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында ылыслы токым орлыклары әзерләнә

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

«Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында ылыслы токым орлыкларын әзерләү эшен алып бара. «Хәзерге вакытта гади нарат күркәләре җыела, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Бүгенге көнгә 4 тонна күркә әзерләнде, шуның 1,2 тоннасы эшкәртелде, 15 кг күләмендә чистартылмаган орлык алынды. Күркәләрдән орлык алыну дәрәҗәсе – 1 проценттан артык».

«План буенча быел барлыгы 590 кг орлык җыярга кирәк булачак. Уртак көч белән ул үтәләчәк», – дип тә өстәде Альберт Закиров.

Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. 2021 елга күрсәткечнең проект әһәмияте – 11,4 мең кг орлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International