Бүген Министрлыкта «Урман транспорт компаниясе» АҖнең 2021 елга эш планы турында фикер алышуга багышланган киңәшмә узды. Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә үтте. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, «Урман транспорт компаниясе» АҖ генераль директоры Ранил Мөхәммәдиев, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында компаниянең Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләре һәм урман хуҗалыклары белән хезмәттәшлеге, аның эшчәнлек нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре һ.б. мәсьәләләр каралды.