ТР Урманнарны яклау үзәгендә 2020 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә 2020 елда дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча башкарылган эшләргә йомгак ясыйлар. Шулай итеп, учреждение белгечләре тарафыннан 971,7 мең гектар мәйданда урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышын даими рәвештә күзәтү һәм 13,3 мең гектар мәйданда җир өстендә сайланма күзәтүләр уздырылган.

Күзәтүләр нәтиҗәсендә усак һәм каен утыртмалары арасында кайры кубып төшү күренешләре күбрәк булуы ачыкланган. Урманнарның зәгыйфьләнүенә китергән беренче сәбәп, күп очракта, начар һава торышы (бозлавык, озакка сузылган корылык һәм югары һава температурасы, һава массаларының бер урыннан икенче урынга күченүе).

Филиал хезмәткәрләре сүзләренә караганда, 2020 ел өчен дәүләт урман патологиясе мониторингы турындагы хисапта санитар торышка бәйле хәтәр тайпылышларга китергән критерийлар урман барлыкка китерә торган төп агач токымнары һәм страт төркемендәге (төп урман таксациясе күрсәткечләре буенча охшаш типологик төркемнәрдәге) урман утыртмалары өчен һәм тулаем Татарстан Республикасының урман фонды буенча исәпләп чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International