«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ инженерлары Ландыш Вахитова һәм Елена Кәримова Чирмешән районы Бәркәтә урта мәктәбендә булганнар. Анда алар 9-11 сыйныф укучылары өчен «Урман – безнең байлыгыбыз» дигән темага дәрес үткәргән.
Дәрес барышында белгечләр укучыларга урман, аның мөһим экологик, социаль һәм икътисадый функцияләре, ТР «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек юнәлешләре турында сөйләгәннәр.
Шуның белән беррәттән, дәрес кысаларында һөнәри үзбилгеләнеш мәсьәләләре дә күтәрелгән. Укучылар урман тармагы һөнәрләре, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында белгәннәр.