ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лениногорск урманчылыгының 2020 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, җитәкче-урманчы Радий Салихов, район башкарма комитеты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне министр Равил Кузюров ачты һәм эш регламентын игълан итте.

Үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ белән үзара бәйләнешкә тукталды. «Безнең уртак эшчәнлекнең кайбер өстенлекле юнәлешләре бар. Бу – район торак пунктларын яшелләндерү һәм төзекләндерү, саклагыч урман үсентеләрен утырту, урман фонды территориясен чистарту һәм башкалар. Уртак көч белән без бу барлык бурычларны да үти алырбыз дип ышанам», – дип билгеләп үтте ул.

Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән җитәкче-урманчы Радий Салихов чыгыш ясады. Ул 2020 елда Лениногорск урманчылыгы территориясендә 125 га мәйданда – урманнарны торгызу, 20 га – саклагыч урман утыртмалары утырту, 370 га – урман культураларын агротехник карау, 120 га урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылганлыгын хәбәр итте. «Шулай ук 225 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде (планның 129%ы) һәм 729 мең стандарт утырту материалы (112%) үстерелде», – дип хәбәр итте Радий Салихов.

Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 125 км янгынга каршы минераллаштырылган яңа полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 518 км булганнары карап чыгылган.

«Шулай ук 2020 елда дәүләт урман инспекторлары урманчылыкның урман фонды җирләренә 1100 артык патрульлек үткәрде һәм административ хокук бозулар турында 41 беркетмә төзелде», – дип өстәде җитәкче-урманчы.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров район җитәкчелегенә һәм авыл җирлекләре башлыкларына нәтиҗәле уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Шуның белән бергә ул хезмәткәрләргә «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына басым ясап, берничә йөкләмә бирде. «2021 елда урман хуҗалыгының финанс хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар планын эшләргә һәм товар продукциясе җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтү буенча барлык план күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә кирәк», – диде министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International