Россия кошларны саклау берлеге сыерчык оялары буенча IX интернет-конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 2 апреле, җомга

Россия кошларны саклау берлеге теләге булган һәркемне иң яхшы сыерчык оясы буенча IX интернет-конкурсында катнашырга чакыра. Эшләр 2021 елның 30 апреленә кадәр  http://birds-konkurs.ru/ сайтында кабул ителә.

Май башында жюри ике номинациядә берәр эш сайлап алачак:

– «Оптималь вариант» (кошларның барлык ихтыяҗларына һәм стандартларга җавап бирә торган);

– «Әкият сарае» (иң матур һәм үзенчәлекле сыерчык оясы).

Конкурста җиңүчеләр Россия Кошларны саклау берлегеннән грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, фотода автор эше булырга тиеш.

Кошларның төрле төрләре өчен ояны ничек ясарга кирәклеге турында мәгълүмат белән Россия кошларны саклау берлеге сайтында «Кошлар өчен оя» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International