ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 6 мартында Дәүләт Думасында “Россия Федерациясендә җир законнарының үсеш концепциясе турында” дигән темага Парламент тыңлаулары узды.

Утырыш Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты башлыгы Николай Николаев рәислегендә барды. Чарада шулай ук Дәүләт Думасы депутатлары, шул юнәлештә эшләүче министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләре дә булды. Парламент тыңлауларында Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик һәм Рослесхозның башка вәкилләре катнашты.

Парламент тыңлаулары кысасында Россия Федерациясендә җир законнарының хәзерге торышы һәм үсеше, җир законнарының хокукый институтлары һәм нормалары белән башка тармакларны: гражданнар, шәһәр төзелеше һәм экология законнарын гармонияләштерү һәм килештерү проблемасы, җир кишәрлекләреннән файдалануга бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу, шулай ук җир законнарының андый мөнәсәбәтләрнең күп аспектлылыгын исәпкә алучы бердәм концепциясен булдыру мәсьәләләре кебек темалар карап тикшерелде.

Үз чыгышында Рослесхоз җитәкчесе Иван Валентик Урман кодексына берничә үзгәреш кертергә, аерым алганда, урман кишәрлекләрен генә түгел, аларның өлешләрен дә файдалануга бирүне законлаштырырга, федерация субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башкарма хакимият органнарына кадастр исәбенә кую һәм урман фонды җирләре составындагы җир кишәрлекләренә милек хокукларын дәүләт теркәве буенча вәкаләтләр бирергә һәм Рослесхозга урман фондын судта яклау буенча вәкаләтләр бирергә тәкъдим итте.

Җир законнарында беркетелгән, хәзерге вакытта гамәлдә булган гомуми кагыйдә буенча, ике катлы арендага бирү мөмкин түгел.

Шул ук вакытта урман законнары принципларының берсе булып, урманнан күптөрле максатта файдалануны тәэмин итү, ягъни шул бер үк урман кишәрлеген төрле затларга төрле максатлар өчен арендага бирү мөмкинлеге тора. Бу принципны тормышка ашырганда, закон чыгару дәрәҗәсендә җайга салынмаган проблемалар килеп чыга.

Аерым алганда, бу – гамәлдәге законнарда урман кишәрлекләре өлешләрен файдалануга бирү мөмкинлеге булмау. Бу мәсьәлә урманнарны линия объектларын төзү, үзгәртеп кору, эшләтү өчен, шулай ук җир асты байлыкларын геологик яктан өйрәнү өчен файдаланганда аеруча актуаль булып тора. Әлеге норма эш итүче арендаторларга урман кишәрлекләрен алга таба да файдалануга бирүгә йогынты ясарга рөхсәт итә һәм урманнардан күп төрле максатларда файдалану принцибы саклануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.

Моннан тыш андый кишәрлекләрне дәүләт кадастр исәбенә кую проблемалары да килеп чыга, алар урман фонды җирләре составында булып, урманнардан файдалануның төрле төрләре өчен бирелгән җир кишәрлекләренең чикләре кисешү аркасында барлыкка килә.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Россия Федерациясе Урман кодексына урман кишәрлекләрен генә түгел, аларның өлешләрен дә файдалануга бирүне күздә тотучы үзгәрешләр кертергә (ул чакта урман кишәрлекләрен аларны бүлгәләү, берләштерү процедураларыннан башка гына бирү тәртибен гадиләштерергә дә мөмкин булыр иде) һәм өлешләр турындагы мәгълүматларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына урманның элекке кишәрлекләре белән эш итүне катлауландыру рәвешендә кертергә тәкъдим итә.

Урман кишәрлекләрен файдалануга биргәндә икенче проблема – РФ субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә бирелгән вәкаләтләрне үтәүче дәүләт хакимияте органнарының урман кишәрлекләренә федераль милек хокукын дәүләт теркәве турында гаризалар бирергә вәкаләтләре булмау. Дәүләт кадастр исәбенә кую һәм урман кишәрлекләренә хокукларны дәүләт теркәве турында гаризаны бары тик Дәүләт милкен идарә итү федераль агентлыгы гына бирә ала.

Ләкин Урман кодексының 83 статьясы нигезендә, урманнардан файдалануны оештыру вәкаләтләре Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына тапшырылган. Тиешле вәкаләтләрнең юклыгы Россия Федерациясе хокукларын Дәүләт милкен идарә итү федераль агентлыгының (Росимущество) территориаль органнары катнашыннан башка теркәүнең, шулай ук федераль милек хокукын катлауландыруны аренда рәвешендә теркәүнең мөмкин булмавына китерә. Ә бу урман кишәрлекләрен ясау һәм бирү срокларына йогынты ясый.

Моңа бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башкарма органнарына дәүләт кадастр исәбенә кую һәм урман фонды җирләре составындагы җир кишәрлекләренә милек хокукларын дәүләт теркәве турында гариза тапшыру вәкаләтләрен бирү тәкъдиме кертелде.

Иван Валентик “урман амнистиясе” мәсьәләсенә дә кагылды, ул 2017 елның 16 мартында Парламент тыңлаулары кысасында җентекләп карап тикшереләчәк.

Әлеге закон проекты җайга сала торган мәсьәләләрнең берсе булып, урман фонды җирләренә федераль милек хокукының судта яклануын тәэмин итү тора. Хәзерге вакытта андый вәкаләтләргә бары тик барлык федераль мөлкәткә карата милек иясе вәкаләтләрен башкаручы Росимущество гына ия.

“Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының урманчылыклар һәм урман паркларының чикләрен билгеләү, дәүләт урман реестрының документлаштырылган мәгълүматын гомумиләштерү, урман фондын кадастр исәбенә алу кебек берничә махсус вәкаләткә ия булуын исәпкә алып, Рослесхозга закон дәрәҗәсендә урман фондын судта яклау буенча вәкаләтләр бирү Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен яклауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип белдерде Россия Федерациясенең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.

 

Рослесхоз кушуы буенча, Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан ведомствоара эш төркеме составында 2017 елгы янгын куркынычы булган чорга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының әзерлеген тикшерү эше оештырылды. ТР  Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә янгын чыгу куркынычы булган чор 15 апрельдән башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International