• 20.11.2017

    Лубян урман-техника көллияте талантлары

    14-16 ноябрь көннәрендә Лубян урман-техника көллиятендә ел саен уза торган “Студент көзе-2017” фестивале булды. Беренче курска килгән студентлар арасында талантлар күп иде. Студент чоры – ул аерым, кечкенә тормыш, дип тиккә генә әйтмәгәннәр. Без ышанабыз, бу чара аларның студент елларына багышланган хатирәләрендә күренекле һәм ямьле эз калдырыр. Лубян урман-техника көллиятендә укучыларның барысына да укуларының “Студент көзе” фестивале сәхнәсендәге кебек уңышлы һәм позитив баруын теләп калабыз.
  • 17.11.2017

    16 ноябрь көнне РФ Дәүләт Думасында “РФ Урман кодексына 10 ел: йомгаклар, проблемалар, перспективалар” темасына парламент тыңлаулары узды

    РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик доклад белән чыгыш ясаганда болай диде: “Соңгы егерме ел эчендә безнең илдә урман законнары берничә мәртәбә радикаль рәвештә үзгәртелде, урманнар белән дәүләт идарәсе төзелеше һәм вазыйфалары берничә мәртәбә үзгәртеп корылды. Урман кодексы кабул ителгән вакытында аеруча дискуссияле документ булган иде. Документны кабул итүгә һәм аннан соңгы имплементацияләүгә бәйле ул дебатлар бүген дә дәвам итә. Урман ресурслары россиялеләрнең иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый эшчәнлегендә һәрвакыт уникаль һәм әһәмиятле урыннарны алып торды. Урман ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү – кирәкле корал ул, аның ярдәмендә дәүләт җәмәгатьне катнаштыру өчен, халык ихтыяҗларына карата тотрыклы үсешкә һәм кабул итүчәнлеккә алып бара һәм Россия Федерациясенең илкүләм стратегик өстенлеге буларак карала торган, төбәк өчен әһәмиятле һәм ачык булган сәясәтне уздырырга мөмкин һәм тиеш”. Утырышта катнашучылар урманнардан файдалану, законсыз кисү һәм урман торгызу темалары, урманнарны янгыннардан саклау һәм корткычлардан яклау, агач материалын эшкәртүче предприятиеләргә – эшкәртүчеләргә закон ягыннан булышлыкны арттыру темалары, шулай ук урман хуҗалыгына теге яки бу дәрәҗәдә бәйле башка темалар хакында сөйләште. – Контроль-күзәтчелек вазыйфалары балансы, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеге, агач сату-алу күзлегеннән чыгып караганда вәкаләтләр бүлү мәсьәләсе... Бүген без дикорослар темасы хакында фикер алыштык. Һәм бу, чыннан да, әһәмиятле темалар, алар эшкәртүне таләп итә. Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Николай Николаев безне туплаган мәйданда урман хуҗалыгының һәм катнаш өлкәләрнең абсолют дәрәҗәдә барлык аспектлары, юнәлешләре күрсәтелде. Һичшиксез, бик күп сораулар туды, алар иң югары дәрәҗәдә карарлар кабул итүне таләп итә. Һәм шунысы әйбәт: бу мәсьәләләрне хәл итү өчен тармакның барлык төбәкләрендәге вәкилләре дә җыелды. Бу диалог бик файдалы. Хәзерге вакытта без урманнарны тәртипкә китерүнең яңа Концепциясен әзерлибез, аның хакында 5 декабрьдә Новосибирскида фикер алышачакбыз. Мин ышанам, бүгенге тыңлаулардан алынган нәтиҗәләр, чара йомгаклары буенча кабул ителәчәк карарлар Россиябезнең урман хуҗалыгына файда китерер һәм киләчәк буыннар өчен табигать байлыкларын сакларга ярдәм итәр, – дип ассызыклады Рослесхоз башлыгы Иван Валентик булып узган чараның әһәмиятелеге хакында.
  • 17.11.2017

    Аукцион уздыру турында

    Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 23 ноябрендә һәм 5 декабрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукцион уздырылачагы турында хәбәр итә. Аукцион буенча тулырак мәгълүматларны 221-37-42 телефоны аша белешергә мөмкин.
  • 17.11.2017

    Министрлык хезмәткәрләре “Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачуда катнашты

    16 ноябрьдә КНИТУ-КАИ институтында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында “Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум ике көнгә планлаштырылган, аның кысаларында экология һәм табигатьтән файдалану, экологик куркынычсызлык өлкәсендәге актуаль мәсьәләләрне, тотрыклы үсеш буенча социаль-икътисадый мәсьәләләрне, иминлекле әйләнә-тирә мохиткә хокукларны тәэмин итү буенча халыкара, дәүләти һәм иҗтимагый чаралар системасын, Татарстанны экологик яктан тотрыклы үстерү өстенлекләрен карау күздә тотыла.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Ноябрь 2017 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
   1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30    

Элемтәләр

Адрес:
420124, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37а
Телефон:
+7 (843) 221-37-01 - Приемная, (+7 (843) 221-37-03, +7 (843) 221-37-20, +7 (843) 221-37-22 - Канцелярия)
Факс:
+7 (843) 221-37-37
E-Mail:
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования