ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең 15 нче номерлы татар гимназиясендә үткән дәрес  “Экологик системада урманнарның роле” дип аталды. 6 нчы сыйныф укучылары белән экология темасына әңгәмәне министрлыкның икътисад бүлеге башлыгы урынбасары И.Р. Шәрифуллин үткәрде.

Чараның максаты – яшь буынның игътибарын биологик төрлелекне саклап калу һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтү.

Экодәрес барышында И.Р. Шәрифуллин балаларга табигать һәм кешеләр өчен урманның асыл кыйммәте нинди булуын сөйләде:

“Урман һаваны машиналардан чыккан газлар белән пычранудан чистартырга булыша, тавышның көчен киметә. Ә бу зур шәһәрләрдә яки транспорт күп йөри торган магистральләр янында яшәүче кешеләр өчен бик мөһим. Урман ризык, шулай ук мех, дару үләннәре шикелле чимал чыганакларыннан берсе булып тора. Кеше тормышында урманның иң зур вазифаларыннан берсе булып агач материалын табу һәм әзерләү тора. Агач материалы һәм урман әзерләү процессында барлыкка килүче башка төрле чимал кеше яшәешенең барлык өлкәләрендә диярлек файдаланыла”.

Ул шулай ук урман янгыннары белән көрәш һәм урманнарны саклау турында укучыларның исенә төшерде. “Сорау – җавап” форматындагы файдалы әңгәмә барышында укучылар урман массивларына походка бару кагыйдәләре, экологияне саклау һәм Татарстан Республикасы урманнарындагы хайваннар дөньясы белән кызыксындылар.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2017 елның 8 февралендәге “2016 елның янгын куркынычы сезоны йомгаклары һәм 2017 елда урманнарны янгыннан саклау эшен оештыру турында” № 100-осн боерыгына нигезендә, 2017 елның 15 апреле – Татарстан Республикасы территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезоны башлану көне.

Урманнарны саклау һәм яклау эшләре, календарь планнарга туры китереп, 2017 елның апреленнән алып октябрь ахырына кадәр башкарыла.

“Урманчылык” ДКУның аңа буйсынучы учреждениеләре белгечләре ел саен урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара. Шулай ук урман янгыннарына бәйле вәзгыять турында һәм урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда кылынучы гамәлләр турында даими рәвештә халыкка мәгълүмат бирүне тәэмин итәләр. Җаваплы затларның ял һәм бәйрәм көннәрендә “Урманчылык” ДКУның һәм кишәрлек урманчылыкларының контораларында кизү торуын оештыралар. Бакча сезоны башлану белән, урманчылыклар һәм министрлык аппараты белгечләре бакчачылык һәм коммерциягә карамаган дача ширкәтләренең хисап җыелышларында ширкәтләр әгъзалары алдында урманнарда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча чыгышлар белән катнашачаклар.

Хәзерге көндә федераль һәм республика автомобиль юллары буена янгынга каршы темага баннерлар урнаштырылды, моннан тыш узган елдан калган аншлаглар һәм баннерлар да яңартыла.

Барлыкка килгән урман янгыннарын үз вакытында ачыклау максатында җирдә йөри торган һәм авиация патруль чаралары кулланыла. Урманны җирдә йөреп күзәтү “Урманчылык” ДКУда Урман янгыннарын сүндерү планнарында күздә тотылган, расланган маршрутлар буенча башкарылачак. Аңа буйсынган учреждениеләр территориясендә җирдән күзәтүнең  207 маршруты бар (гомуми озынлыгы 11 мең чакрымнан артык).

Ут кабыну урыннарын иртәрәк ачыклау өчен, “Урманчылык” ДКУның буйсынган учреждениеләре барысы да “Читтән торып күзәтү мәгълүмат системасы” программасына тоташтырылган.

Урманнарда дәүләт контролен һәм күзәтчелеген тәэмин итү буенча урман хуҗалыгы чаралары комплексын, янгынга каршы профилактика чараларын тиешле вакытында уздырганлыктан, республиканың урман фондында алты ел рәттән урман янгыннары булганы юк.

 

 

“Парклар маршы” табигатьне саклау халыкара акциясе кысасында “2 нче номерлы Тәтеш урта гомуми белем мәктәбе” МБМУда “Язын кошларны каршылыйбыз” дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Җитәкчеләре И.Михеева белән бергә 4 б сыйныф укучылары иҗади формада – шигырьләр, мәсәлләр һәм мәкальләр белән – канатлы дусларыбызны каршы алдылар.

“Озын Алан” дәүләт комплекслы табигать заказнигы хезмәткәрләре күчә кошларның күптөрле булуы, урманнарыбыз өчен аларның бәяләп бетергесез файдасы турында сөйләделәр. Укучылар әти-әниләре белән бергәләп яңа сыерчык оялары ясаганнар иде, аларны заказник территориясенә элеп куйдылар. Заказник администрациясе укучыларга акциядә ел саен актив катнашулары, кошларга уңайлы өйләр ясаганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы укучыларга бик кадерле бүләк булды.

Урман хуҗалыгы өлкәсендәге белгечләр “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУда булдылар, анда көллият музееның экспозицияләре белән таныштылар, территориясендә студентлар өйрәнүләр уза торган Лубян урман питомнигына бардылар. Делегация Саба районының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә дә булды. Утырту материалын in vitro технологиясе буенча микроклонлап үстерү һәм үрчетү лабораториясе кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Моннан тыш, Иркутск өлкәсе вәкилләренә орлыкларның сыйфатын тикшерү лабораториясен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү теплицаларын да күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International