ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Махсус сакланучы табигый территорияләр елы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән сирәк очраучы зур кош төрләренә багышланган бизәкле киң форматлы плакат чыгарылды. Плакатта төбәгебезнең аеруча билгеле һәм 9 зур кошы (ак челән, кара ләкләк, ысылдавык аккош, кыйгаклаучы аккош, соры каз, чәңгелдәк каз, кызыл бүксәле кара каз, кызыл үрдәк, соры торна) турында мәгълүматлар урнаштырылган, аларның яшәү рәвеше, тереклек итү ареалы һәм сирәкләнүенә китергән сәбәпләр турында актуаль белешмәләр бирелә. Мондый плакат биология, экология, табигать белеме дәресләрендә, сыйныфтан тыш дәресләрдә яхшы ярдәмче һәм күрсәтмә пособие булып хезмәт итә ала.

Плакатлар биотөрлелек бүлеге һәм тыюлыклар хакимиятләре хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәренең һәм республикадагы муниципаль районнарның мәктәпкәчә һәм мәктәп-белем бирү йортларына таратылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International