ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Яңгырлары белән килде көз җиһанга,

Һич туктамый, ява да ява, тышта салкынча,

Җил дә исеп куя вакыт-вакыт, үзәкләргә үтеп,

Ә көз барыбер ямьле, мөмкин түгел сокланмыйча!

Ныклы адымнар белән төшкән яңгыр тамчылары

Иркәли яңакларны, киемнәр бетте юешләнеп.

Шулай да бу акцияне һәрвакыттагыча

Үткәрәбез Министрлыклар белән өметләнеп:

Бер туктар әле, яңгыры да, кайчан да булса,

Табигать, ниһаять, елаудан туктар, дип,

Без янә агач утырту эшенә керешербез,

Яңа үсентеләргә гомер бүләк итәрбез, дип.

Яусын әле яңгыр, үсентеләр үсеш алсыннар,

Чәчкеннәр эчсеннәр туйганчы суны!

Без исә сабыр итик, Сезнең белән, кешеләр,

Яшеллеккә күмик бергәләп Планетаны!

Андрей Атаманов – урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты

2017 елның 7 октябрендә табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2017” республика акциясе старт ала, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.

Бу көздә “Урман атнасы” республиканың барлык муниципаль районнарында, Шәһәр яны урманчылыгының һәм Казан шәһәренең берничә мәйданчыгында үткәреләчәк. Акция кысаларында 250 гектарда яшь үсентеләр утыртылачак, территорияләр каты көнкүреш калдыкларыннан,

ауган һәм корыган агачлардан чистартып, төзекләндереләчәк. Акциядә барлыгы республикада яшәүче 30 мең кеше катнашачак, болар – ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәм студентлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International