ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Яңа ел бәйрәмнәрен каршы алганда ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешен көчәйтү максатларында, 1 декабрьдән башлап, урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан урманны саклау һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә яшәү, яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны юкка чыгаруны чикләү, шулай ук урман утыртмаларын законсыз кисү һәм аларга зыян салу буенча законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары турында аңлату эшләре алып барыла.

2017 елның 20 декабреннән 31енә кадәр урман тармагы хезмәткәрләре ылыслы агачлар өстенлек итүче урман кишәрлекләрен тикшереп торуны көчәйтәчәк. Урман законнарын бозуның ачыкланган фактлары буенча урманчылар эшләр кузгату һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү буенча оператив чаралар күрәчәк. Урман хуҗалыгына 5 мең сум һәм аннан күбрәк күләмдә зыян салынган очракта, материалларны җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына җибәрәчәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International