"Минзәлә урманчылыгы" ДКУ

назад

Минзәлә урман хуҗалыгы 1931 елда оешкан. Ул­ Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында ­Минзәлә, Актаныш, Мөслим һәм Тукай административ районнары территориясендә урнашкан. Урман фонды җирләренең гомуми мәйданы 70941 га тигез, шул исәптән, 62792 га - урман белән капланган җирләр, шуның 11856 га - урман культуралары. Кушылмаган урман культуралары 828 га мәйданны били.

  

Урман хуҗалыгы составына 6 урманчылык керә:

  • Актаныш урманчылыгы - 16278 га;
  • Калинин урманчылыгы - 9975 га;
  • Минзәлә урманчылыгы - 13507 га;
  • Мөслим урманчылыгы - 9691 га;
  • Усы урманчылыгы - 12027 га;
  • Юртау урманчылыгы - 9463 га.

  

Урман төркемнәре буенча гомуми мәйданның бүленеше:

  • I төркем - 38440 га;
  • II төркем - 32501 га.

  

Өстенлек итүче токымнар буенча урман белән капланган мәйданнар бүленеше:­

  • ылыслы агачлар барлыгы 11694 га мәйданны били (шул исәптән: нарат - 7929 га; чыршы - 3587 га);
  • каты яфраклы агачлар барлыгы 11160 га мәйданны били (шул исәптән: имән - 10658 га);
  • йомшак яфраклы агачлар барлыгы 36253 га мәйданны били (шул исәптән: каен - 11324 га, усак - 9243 га, юкә - 13667 га);
  • куаклыклар - 3685 га.

   

Агачларның гомуми запасы - 8423,2 мең м.3. Урман бүлемтеге - 74,3 мең кв. м3.

Минһаҗев Айрат Мирзанур улы
Телефон:
8(85555)3-17-32
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International