“Ведомствога буйсынучы учреждениеләрдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча чараларны гамәлгә ашыру, урманнарны яклау буенча чаралар үткәрелергә тиешле урман кишәрлекләре реестрын һәм хисап белешмәләрен алып бару”

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “Ведомствога буйсынучы учреждениеләрдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча чараларны гамәлгә ашыру, урманнарны яклау буенча чаралар үткәрелергә тиешле урман кишәрлекләре реестрын һәм хисап белешмәләрен алып бару” темасына киңәшмә булып узды. Утырышта Министрлык Аппараты белгечләре, Урманны яклау үзәге вәкилләре, җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы инженерлары катнашты. Киңәшмә барышында юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан хокук бозылуларны кисәтү төрләре һәм чаралары, зарури таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны юкка чыгару чаралары каралды.

“Урман ташу” ведомствоара оператив-профилактика чарасына йомгак ясалды. Бу операцияне ел азагына кадәр озайту һәм хокук саклау органнары белән бергәләшеп уздырыла торган рейдларның санын арттыру турында карар кабул ителде. Кисү материалларын транспортлауга аеруча зур игътибар юнәлтелде: законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алырга кирәклегенә басым ясалды. Шулай ук законнарга кертелгән, санитар-савыктыру чараларын уздыруга һәм халыкка шәхси ихтыяҗлары өчен агач җибәрүгә бәйле яңа үзгәрешләр дә каралды. Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзегәндә еш очрый торган кисәтүләр билгеләп үтелде.

“Рослесозащита” ФДБУ филиалы “Татарстан Республикасы Урман яклау үзәге” белән хезмәттәшлек итү турында гамәлдә булган килешү кысаларында филиал хезмәткәрләре һәм филиал җитәкчесе чыгыш ясады. Урманнарны яңадан җитештерү һәм урман үрчетү темасына зур игътибар бирелде. Асылда урман культураларын утырту, урман культураларын урман белән капланган җирләргә күчереп утырту, агротехник яктан тәрбияләү һәм туфрак әзерләү, шулай ук урманчылыкларда документларны һәм хисапларны рәсмиләштерү буенча эшләр хакында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International