Бөгелмә урманчылыгында булып узган республика семинарында урман-дала зонасында урман хуҗалыгын алып бару турында сөйләштеләр

2018 елның 17 июле, сишәмбе

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ базасында “Урман-дала зонасында утырту материалы үстерү, урманнарны торгызу, санитар-сайланма кисүләр уздыру, хезмәтне саклау” темасына республика семинар-киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлык аппараты хезмәткәрләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашты. Шулай ук чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты. Семинарда катнашучылар “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ базислы урман питомнигында питомник хуҗалыгын алып бару эше белән танышты.

Петровка кишәрлеге урманчылыгында 2001 елгы каен культураларын, шулай ук теплицага утыртылган каен утыртмаларын карадылар. Казан дәүләт аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы доценты Ирек Сөнгатуллин урман-дала зонасы өчен әлеге агачның әһәмиятле булуы турында сөйләде. 2010 елдан соң Татарстанның күп кенә урыннарында каен коруга дучар булды. Каен утыртмаларын торгызу, шул исәптән урман культуралары булдыру зарурлыгы килеп туды. Әлеге максатларда Бөгелмә урманчылыгында теплицада каен чәчкеннәре үстерелә. Сыйфатлы утырту материалы, ачык грунтта ике ел дәвамында үстерелә торган чәчкеннәр белән чагыштырыганда,  1 ел эчендә үсә.

Шулай ук Петровка кишәрлеге урманчылыгында зур күләмле утырту материалын күчереп утырту буенча Крона ПД-08 агрегатының эшләү технологиясе белән дә таныштылар, 2019 елда тәрбияви кисүләрне башкару өчен кварталлап аерып чыгарылган диләнкеләр каралды.

Ютазы кишәрлеге урманчылыгында Ютазы УБМ “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгының эше белән таныштылар. 5-7 сыйныф укучылары Татарстан урманнарын ни рәвешле саклаулары турында сөйләделәр: агачлар утырталар, батарейкаларны утильгә тапшыралар, урман территорияләрен чүп-чардан арындыралар, табигать саклау конкурсларында катнашалар.

Объектларны караганнан соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры эшлекле киңәшмә уздырды, анда Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты. Киңәшмәдә 2018 елның беренче ярты елында урманчылыкларның эшчәнлегенә беренчел йомгак ясалды. Киңәшмә азагында министр питомниклардагы эшнең сыйфатына игътибар бирергә һәм Татарстан Республикасы урманнарында янгынга каршы вәзгыятькә контрольне арттырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International