Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министрның урынбасарлары, Министрлыкның профиль бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.

Киңәшмә барышында 2019 елда дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру, исәпләнгән диләнкене үзләштерү, санитар-савыктыру чараларын уздыру, су яклаучы урман утыртмаларына нигез салу һәм федераль һәм төбәк трассалары буйлап урман кишәрлекләрен чистарту мәсьәләләре каралды.

Докладларны тыңлап бетергәч, Равил Кузюров дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәүгә, урман законнары бозылуны кисәтү, ачыклау һәм чикләүгә, шулай ук урман фонды территорияләрендә урнашкан балаларны савыктыру лагерьлары эшенә кагылышлы берничә йөкләмә бирде. Асылда, республикадагы урманчылыкларның урманчы-җитәкчеләренә һәм урман хуҗалыкларының директорларына быелның 1 июненә кадәр функцияләүче лагерьларның территорияләрен чистарту эшен төгәлләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International