Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Җиңү адымнары – 2019" республика проектында катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты

2019 елның 7 июне, җомга

Бүген ТР Дәүләт Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган "Җиңү адымнары-2019" республика проектына йомгак ясалды. "Җиңү волонтерлары" россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан территориаль бүлеге лидерларын һәм активистларын бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасының Милләт эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һ.б. катнашты.

"Җиңү адымнары – 2019" республика проекты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә "Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте" иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә "Җиңү волонтерлары" россиякүләм иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан үткәрелде. Чара кысаларында яшьләрне граждани һәм патриотик тәрбияләү буенча 2500 артык чара узган. Проектта Татарстан Республикасының 27 муниципаль берәмлегендәге 153 гомуми белем бирү учреждениесе катнашкан. Шулай ук хәрәкәт активистлары "Георгий тасмасы", "Җиңү агачы", "Обелиск" россиякүләм акцияләрендә, "Ветеранны котла", "Тынлык белән телдән әйтәбез" һ.б. республика акцияләрендә катнашкан.

Хәрәкәт активистларын "Ел ачышы" һәм "Җиңү адымнары" номинацияләрендә бүләкләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, уңышка ирешүчеләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы да бүләкләде. "Җиңү агачы" россиякүләм акциясендә актив катнашканы өчен "Җиңү волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәтенең Арча, Тукай, Азнакай, Әлки һәм Минзәлә районнары бүлекләре, шулай ук Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе, Азнакай районы Урманай урта мәктәбе, Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе, Арча районының Лесхоз урта мәктәбе һәм Курса-Почмак урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Рәхмәте белән бүләкләнде.

Хәрәкәтнең республика бүлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәткән өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Җиңү волонтерлары" хәрәкәтенең Рәхмәте белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International