Лубян урман-техника көллиятенең 3нче курс студентлары "Урман буенча күп төрле көрәш" имтиханын тапшырды

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Лубян урман-техника көллияте базасында "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы" белгечлеге буенча 3 нче курс студентлары өчен "Урман буенча күп төрле көрәшурман күп ярышлары" имтиханы узды. Сынауга 21 кеше кертелде.

Имтихан барышында студентлар "урманчылык", "урманнарны яңадан торгызу", "ботаника", "урманнарны саклау", "таксация", "урман янгыннарын сүндерү" һәм "дәүләт контроле һәм күзәтчелеге" этапларын узды, анда үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәтте һәм практик биремнәрне үтәде. Имтихан нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да "3 нче разрядлы урманчы"  квалификациясе бирелде.

Исегезгә төшерәбез, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә. Абитуриентлар "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтер исәбе" белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 нчы сыйныф базасында уку вакыты – 3 ел 10 ай, 11 нче сыйныф базасында 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган.

Тулырак мәгълүматны көллият сайтында белергә була:  http://lublt.ru яки түбәндәге телефон буенча: 8 (84364) 23-2-23.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International