Министрлыкта "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 22 апреленнән 22 июненә кадәрге чорда узды.

Акция кысаларында урман фонды территорияләре чистартылды, шулай ук аншлаглар, мәгълүмат такталары һәм урманда ял итү урыннары тәртипкә китерелде һәм төзекләндерү эшләре башкарылды. Акциягә 9,7 меңнән артык кеше кушылды, урман фондыннан 3,3 мең кбм күләмендә каты коммуналь калдыклар, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды.

"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе Министрлык тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә, даими катнашучылар – министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар.

Быел акция шулай ук көзге чорда да – 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International