29-31 июльдә Лубян урман-техника көллияте базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 29-31 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районының Лубян урман-техника көллияте ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 124 кеше катнашачак, ә слет барлыгы 200 артык кешене җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар "Татарстан урманнарының киләчәге – безнең кулларда" конференциясендә һәм "Урман эзтабарлары" экологик квестында катнашачак. Конференция барышында укучылар "Урман һәм кеше" секцияләре (экология, биология, урманчылык һ.б. өлкәсендәге проектлар) һәм "Гамәли табигать саклау эшчәнлеге» (урман хуҗалыгында экологик хәлне яхшырту, ресурсларны саклау, Тормыш иминлеге һәм башкалар) буенча үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәкләр. "Урман эзтабарлары" экоквесты кысаларында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр үз берләшмәләре турында сөйлиячәк һәм җирлекләрдә ориентлашу күнекмәләрен күрсәтәчәк.

Икенче көнне, 30 июльдә, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слетын, шулай ук "Яшь урманчылар" төп конкурсын рәсми рәвештә ачу тантанасы булачак. Биредә катнашучыларга "Ботаника һәм дендрология" (яфраклары һәм бөреләре буенча үсемлек төрен, орлыклары буенча агач токымын һәм куаклык төрен ачыклау), "Таксация" (күз үлчәме һәм кораллар ярдәмендә агачның диаметрын, озынлыгын, яшен билгеләү), "Урманнарны саклау һәм яклау" (тышкы кыяфәте һәм яшәү тирәлеге буенча кошларның, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүчеләрнең төрен билгеләү), "Урманнарны торгызу һәм үрчетү" (кәлшәләрне һәм орлыкларны утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), "Геодезия" (буссоль ярдәмендә юнәлеш бирү) һәм "Янгыннарны сүндерү" (янгын сүндерүне имитацияләү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәр үтәргә һәм тест узарга туры киләчәк.

Шулай ук бу көнне кашыкларга нәфис рәсем төшерү, кәрҗин үрү, йонлы скетчинг, агач буенча кисүгә бәйле мастер-класслар һәм мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен "Мәктәп урманчылыклары моделе буларак мәктәп урманчылыклары яки заманча мәктәп шартларында өстәмә экологик белем бирүнең интегратив системасы" һәм "2020-2025 елларга мәктәп урманчылыкларын үстерү перспективалары" темаларына түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Соңгы көнне, 31 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының III слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр һәм нәтиҗәләр ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International