Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 сентябренә 2,3 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Чирмешән һәм Мамадыш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре югары темплар белән эшли.
Быел Татарстанда 6,4 мең гектардан артык мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак, шул исәптән 3,1 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Алар үсентеләрнең биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыяннарны киметү максатларында үткәрелә.