Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә урманчылар алмагач бакчасына нигез салды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы бистәсендә алмагач бакчасына нигез салды. Урманчылар көче белән "Штрейфлинг", "Спартак", "Башкорт чибәре" һәм "Антоновка" кебек сортлы 40 төп алма үсентесе утыртылды.

"Без 28 ел дәвамында урман хуҗалыгын җитәкләгән һәм шактый талантлы урманчылар үстергән Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхаков традициясен дәвам иттердек, - дип сөйләде җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев. – Аның ярдәме белән безнең бистә үз алма бакчалары белән дан тотты. Аның тарафыннан утыртылган алмагачларның бер өлеше әле исән. Шулай ук без бакчабызны кара җимешле миләш һәм карлыган үсентеләре белән тулыландырырга планлаштырабыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International