Равил Кузюров "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Курса һәм Ленин кишәрлеге урманчылыклары эше белән танышты

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Арча һәм Теләче районнарында булды. Анда ул "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Курса һәм Ленин кишәрлеге урманчылыклары эшчәнлеге белән танышты.

Объектларны караганда министр белән бергә Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Саба урманчылыгы җитәкче-урманчысы Васил Гыйззәтуллин һәм башкалар йөрде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кишәрлек урманчылыкларының административ биналарында, җитештерү участокларында, шулай ук башка социаль инфраструктура объектларында булды. Визит нәтиҗәләре буенча министр 2019 елда кишәрлек урманчылыклары эшенә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International