Саба районы Урман хуҗалыгы тарихы музее ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» бәйгесенең 2 нче этабында җиңүче булган

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, халык фикерләренә нигезләнеп уздырыла торган «100 легендар бренд» бәйгесенең икенче этабында 43 җиңүче билгеле булган. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – «Комсомольская правда – Казань».

Җиңүчеләр арасында Саба муниципаль районының Урман хуҗалыгы тарихы музее да бар. Тулы исемлек белән  http://100brand.ru сайтында танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, «100 легендар бренд» бәйгесенең беренче этабы – быел 20 нче гыйнвардан 21 нче февральгә кадәр, икенче этабы 1 нче марттан 31 нче мартка кадәр узды. Беренче этап нәтиҗәләре буенча – 53 легендар бренд (тармаклар буенча), икенче этапта – тагын 43 бренд, һәр муниципаль районга берәр бренд билгеләнде. Беренче этапта «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ җиңүчеләрнең берсе дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International