2020 елның 30 нчы апрелендә «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә онлайн-форматта Ачык ишекләр көне узачак. Көллиятнең «Instagram» социаль челтәрендәге рәсми аккаунтында (https://www.instagram.com/lubyanskii_kolledj_kukmor) турыдан-туры эфир 13:00 сәгатьтә башланачак.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре уку аудиторияләрен, китапханәне, музейны һәм көллиятнең башка бүлмәләрен карый, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныша алачак. Белем бирү йорты турында тәфсилле мәгълүматларны аның директоры Рим Фәхраҗиев җиткерәчәк. Ул студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар, 2020 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләре һ.б. турында сөйләячәк.