Иске Михайловка урта мәктәбендә «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» һәм «Кыргый хайваннар өчен урман ашханәсе» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләгәннәр

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Әлмәт районы Иске Михайловка урта мәктәбендә «Кошлар өчен иң яхшы җимлек», «Песнәкләр көне», «Кыргый хайваннар өчен урман ашханәсе» конкурсларына, шулай ук рәсемнәр конкурсына йомгак ясалган. Укучыларга җимлек ясарга, кошларны яки кыргый хайваннарны ашатырга, яисә рәсем ясарга кирәк булган.

Чараның максаты балаларны һәм өлкәннәрне кошларга һәм кыргый тояклы хайваннарга ярдәм итү, кышкы чорда хайваннар проблемаларына игътибарны җәлеп итү, яшь буынның экологик культурасын формалаштыру теләгендә берләштерүдән гыйбарәт булган.

Конкурста катнашучыларны номинацияләр буенча бүләкләгәннәр. Конкурс эшләренә бәя биреп, жюри үзенчәлек һәм гамәлдә куллана алу якларына игътибар иткән. Эшләрен билгеләп үтмичә мөмкин булмаган балалар өчен махсус призлар да булган.

«Әлеге конкурсларны үткәрү күркәм традиция булып тора. Балаларның җимлекләре бик кызыклы булды, аларны әзерләгәндә ата-аналарының читтә калмавы күренеп тора», – дип шәрехләде «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ Акташ урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Гыйбадуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International